Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында өлкәннәр спартакиадасы үтте. Ярышларда 12 команда – барысы 100дән артык кеше катнашты.
Тантананың ачылышында өлкәннәрне район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев котладылар, спорт ярышларында уңышлар теләделәр.
Өлкәннәр алты спорт төре – җиңел атлетика, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс, берләштерелгән эстафета, ир-атлар идәннән кул белән күтәрелү, хатын-кызлар чүгәләү буенча көчләрен сынадылар. Ярышлар спартакиадада катнашучыларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. Уеннар арасында өлкәннәр чәй өстәле янында аралаштылар, рәхәтләнеп сыйландылар.
Ярышларда урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
Җиңел атлетика буенча ир-атлар арасында Калмаш авылыннан Мөнәвир Мөсәбиров – беренче, Теләнче Тамактан Исмәгыйль Мөбарәкҗанов – икенче, Бикләннән Рәдиф Сираев өченче урынны алды. Хатын-кызлардан Калмаштан Гөлсимә Салихова – беренче, Кнәздән Нина Садыйкова – икенче, Күзкәйдән Нәзирә Бәдретдинова өченче булды.
Өстәл теннисында ир-атлар арасында беренче урын Калмаштан Салават Габдуллинга, икенче урын – Мәләкәстән Василий Ивановка, өченче урын – Новотроицкоедан Зөфәр Мәүлиевка, хатын-кызлар арасында беренче урын – Бордыдан Любовь Елинага, икенче урын – Шилнәбаштан Ирина Самохинага, өченче урын Күзкәйдән Илгизә Нуруллинага бирелде.
Пуля белән атуда ир-атлар арасыннан Мәләкәстән Михаил Никифоров – беренче урынга, шушы ук авылдан Василий Иванов – икенче, Комсомолецтан Мирхәт Сираев өченче урынга, хатын-кызлар арасыннан Күзкәйдән Илгизә Нуруллина – беренче, Бордыдан Любовь Елина – икенче, Калмаштан Гөлсимә Салихова өченче урынга лаек булдылар.
Дартс ярышында ир-атлардан беренче-өченче урыннарны Калмаштан – Мөнәвир Мөсәбиров, Кнәздән – Василий Новокрещенов, Теләнче Тамактан – Розалин Хәбибуллин, хатын-кызлардан Татарстан поселогыннан Әнүзә Нәбиуллина, Күзкәйдән Илгизә Нуруллина, Бикләннән Наилә Таҗиева бүлеште.
Идәннән кул белән күтәрелүдә призлы урыннарны Кнәздән – Василий Новокрещенов, Комсомолецтан – Сираев Мирхәт, Кнәздән Илдар Сабиров алды.
Чүгәләү буенча беренче-өченче урыннар Күзкәйдән – Нәзирә Бәдретдиновага, Шилнәбаштан – Нурзилә Бариевага һәм Иске Абдулдан Җәмилә Шәйхулловага бирелде. Эстафетада беренче урынны – Күзкәй, икенче урынны – Биклән, өченче урынны Кнәз авыл җирлеге ветераннары алды. Командалар исәбендә исә беренче урын – күзкәйлеләргә, икенче урын – кнәзлеләргә, өченче урын калмашлыларга бирелде.
Барлык җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар Почет грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.