Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе узды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Күркәм традиция буенча бүген Мәләкәс авылында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе узды. Әлеге бәйрәм инде күптәннән барлык балаларның яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Аны һәрбер бала ел сан көтеп ала, һәрбер бәйгедә катнашырга атлыгып тора.

Сабан туе үтәсе мәйданчыкта чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Сабыйлар әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп концерт номерлары карадылар, күңел ачтылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Мәйданчыкның төрле почмагында уздырылган бәйге-уеннарда барлык балалар да катнаша алды. Сабыйларның бәйрәмен тагын да ямьләндерү өчен һәрбер балага туңдырма, төрле тәм-томнар таратылды. Бу көнне сабыйларның йөзләреннән эчкерсез елмаю китмәде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International