Яр Чаллы шәһәренең «Витязь» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә каратэ WKC буенча ТРның җиденче беренчелеге үтте. Ярышларда безнең районнан кала, Апас, Кайбыч районнары, Әлмәт, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Нократ Аланы (Киров өлкәсе) шәһәрләреннән 219 спортчы көч сынашты. Тукай районы данын яклап, әлеге ярышта Кнәз авылы мәктәбенең нәни укучылары чыгыш ясады. 7 яшьлек Сәмир Галимов һәм 9 яшьлек Камил Миңнегәрәев беренче урынга лаек булдылар. Спортчыларның тренеры – Владимир Заикин.