Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы уза.

2017 елның 6 июне, сишәмбе

14 июнь көнне сәгать 10да Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы уза. Очрашуны республиканың бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов оештыра. Утырышка Минзәлә, Актаныш һәм Тукай районы эшмәкәрләре дә чакырыла. Алар үзләрен борчыган сорауларны хакимият органнары җитәкчеләренә бирә алалар. Күтәрелгән мәсьәләләр Советның 2017-2018 елгы эш планына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International