Мәскәүдә «Россия авылы – 2017» форумы ачылды

2017 елның 9 июне, җомга

Мәскәүдә «Россия авылы – 2017» форумы ачылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстанның Фермерлар һәм крестьянхуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров катнаша.

Әлеге форум «Бердәм Россия» партиясе федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ике ел рәттән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм АПКның башка оешмалары ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә. 2016 елда бу чарага Россиянең 69 субъектыннан, 10 якын һәм ерак чит илдән 2 меңнән артык кеше җыелган иде.

Форумның эш программасы бик тыгыз: анда семинарлар, конференцияләр,түгәрәк өстәлләр һәм бизнес очрашулар үткәрү каралган. Моннан тыш, катнашучылар төбәкләрнең проектлары һәм казанышлары күрсәтелгән күргәзмәэкспозициясе, фермер ярминкәсендәге продукция асссортименты белән таныша, шулай ук «Сөтчелек эше», «Икмәк пешерүче һәм кондитер», «Он тарттыру эше» мәйданчыкларында була алалар.

Министр урынбасары Ришат Хәбипов форумның берничә чарасында катнаша, ә иртәгә, 9 июньдә, «Кече хуҗалыкларда ит һәм сөт терлекчелеген үстерү» темасы буенча түгәрәк өстәлдә нотык белән чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International