Алексей Песошин “Республика ярдәм фонды булдыру турында”гы карарны имзалады

2017 елның 9 июне, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Республика яклау фонды булдыру турында”гы карарны имзалады. Документ нигезендә, Татарстанда теркәлгән кредит яки финанс оешмалары эшчәнлегеннән яисә намуссыз төзелеш алып баручылардан зыян күргән кешеләргә ярдәм итәчәк “Республика ярдәм фонды” коммерцияле булмаган унитар оешма төзеләчәк.

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, документ нигезендә, ун көн эчендә фонд уставын ачыкларга, ә 30 көн эчендә фондка 759,2 гектар җир кишәрлеген, шулай ук анда урнашкан республика милкендә булган күчемсез объектларны тапшырырга тиеш.

Карар тексты:
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар кыла:
1. “Республика ярдәм фонды” коммерцияле булмаган унитар оешма төзергә (алга таба — Фонд).
2. Татарстан Республикасы исеменнән эш башкаручы итеп, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын билгеләргә.
3. Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына:
10 көн эчендә Фонд уставын расларга;
30 көн эчендә Фондны Татарстан Республикасы милкендә итеп, Фонд акчаларын булдыруга ирекле милек взносы кертү өчен мөлкәтне дәүләт теркәвенә әзерләргә:
759,2 гектар җир кишәрлеген, шулай ук анда урнашкан күчемсез объектларын;
Фонд эшчәнлеген башкару өчен кирәк булган башка карарларны кабул итүне тәэмин итәргә.
4. Әлеге карарны башкаруны контрольдә тотуны Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына йөкләргә.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International