(Росреестр) республика буенча бердәм кайнар линия көнен үткәрә

2017 елның 9 июне, җомга

13 июнь  көнне    иртәнге сәгать 8 дән көндезге 12гә кадәр Татарстан дәүләт теркәве уздыра торган идарә (Росреестр) республика буенча бердәм кайнар линия көнен үткәрә. Бу хакта Росреестрның Татарстан буенча идарә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар линия күчемсез милекне теркәү буенча кирәкле документларга багышлана.

Казанлыларның сорауларына 8 (843) 255-25-71 телефоны аша Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм хокукларның физик затларга күчү бүлеге җитәкчесе Ада Зайдуллина  җавап бирәчәк.

Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) “Гражданнар мөрәҗәгате” – “Кайнар линияләр” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International