Әфган сугышында һәлак булган якташларны хөрмәт белән искә алу, исемнәрен мәңгеләштерү максатында 10.06.Мөслим районының Мари Бүләр, Усаклы авылларында геройларның яшәгән йортлары диварларына истәлек элмә такта куюга багышланган чара үткәрелде. Чарада аларның туганнары, авыл халкы, район җитәкчелеге , җәмәгатьчелеге, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Аксубай, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Тукай районнары, шәһәрләреннән әфган сугышы ветераннары, туганнары катнашты.
--
Айсылу Габдрахманова