Тукай районы хуҗалыкларында кышка азык әзерләү бара

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бүген Тукай районы хуҗалыкларында ныклап торып кышка мал азыгы әзерләү эшләре бара. Тик һава торышы бик уңай түгел, көн дә диярлек яңгырлар ява. Язгы һава шартлары да авыл хезмәтчәннәрен артык сөендермәде – печән сыйфаты быел башка еллардагыдан күпкә калыша. Шулай да тукайлылар зарланып кул кушырып утырырга күнекмәгән. Иртәдән үк һәр хуҗалыкта эш гөрли. “Чаллы яшелчәсе“ хуҗалыгында, мәсәлән, база хезмәткәрләре һәм яшелчә үстерүчеләр хезмәт куя – көн саен 40 кеше эшкә чыга. Алар бәйләм азык әзерли. Бүгенге көнгә инде 2800 бәйләм – 4 тонна азык әзер. Ә барлыгы 40 тонна планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International