"Без Рәсәй балалары!"дигән бәйрәм чарасы узды

2017 елның 13 июне, сишәмбе

  Новый поселогы "Мәхәббәт" паркында Россия көненә багышланган "Без Рәсәй балалары!"дигән бәйрәм чарасы узды

Бәйрәм чарасы Россия гимны белән башланып китте. Паркның үзәк мәйданына Россия әләмнәре белән бизәлгән велосипедчылар керде. Ак бейсболка, кызыл футболка, зәңгәр чалбар кигән райондашларыбыз төркеме бәйрәмне искиткеч шоу белән дәвам иттеләр. Соңыннан төрле төстәге шарлар һәм «Мин Тукай районын яратам» дип язылган декорация белән бизәлгән сәхнәдә югары сыйныф укучылары катнашында «Без – Россия балалары» исеме астында монтаж булды. Туган ил, Россия турында шигырь һәм җырлар яңгырады. Котлау өчен сүз Республика пенсия фонды җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Асия Вәлиуллинага, аннан соң район башлыгы Васил Хаҗиевка бирелде. Алар барлык халыкны зур бәйрәм белән котлады, ил-көннәребезгә тынычлык, мул тормыш теләде. 

Бәйрәм кызганнан-кыза барып, тамашачылар алдында районыбызда иҗат итүче «Яран гөл» (Боерган), «Рябинушка» (Ильбухтино), «Росинка» (Олы Шилнә) фольклор, «Энҗе чәчәкләре» (Мусабай-Завод) вокал, «Новый век» (Новотроицкое) вокал ансамбль, шулай ук «Фенечки» (Олы Шилнә), «Изюминка» (Комсомолец) хореографик коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмдә «Татарстан» совхозы, Круглое Поле поселоклары, Сәмәкәй, Калмия, Иске Байлар, Боерган, Калмаш авылларыннан килгән сәнгать осталары да үзләренең музыкаль сәламнәрен җиткерделәр. Концерт барышында районыбызның райпо кибете халыкка хезмәт күрсәтте, балалар һәм өлкәннәр өчен аквагрим, мастер-класслар, әдәби ишегалды, мини-футбол ярышлары, ГТО нормаларын бирү, асфальтта рәсем ясау конкурслары тәкъдим ителде. Олысы һәм кечесе рәхәтләнеп күңел ачты: шарлар белән уйнады, батутларда сикерде һәм татар халык җырлы-биюле уеннарында катнашты. Район күләмендә шундый зур бәйрәм оештырганнары өчен Яңа поселогы халкына, барлык мәдәният хезмәткәрләренә, катнашкан укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, дип язган безгә Яңа поселогының ветераннар советы рәисе Нурия Абдуллина.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International