Тукай район аппарат советы җитәкчесе Әсхәдә Наврозова Мрәс авылында гомер итүче Хәят Гыйбадулла кызы Солтанованы 90 яше тулуы белән котлады .Юбилэргә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Хәят әбине район ветераннар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина,авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фәридә Әшрәфуллина котладылар.