"Гиндукуш» хәрби-патриотик музее базасында семинар-киңәшмә узды.

2017 елның 16 июне, җомга

Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее базасында «Үсеп килүче буында һәм яшүсмерләрдә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия һәм гражданлык җаваплылыгын формалаштыру системасының үзенчәлекләре» темасына семинар-киңәшмә узды. 

Семинар республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряков рәислегендә һәм район башлыгы Васил Хаҗиев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллин катнашында  узды. Семинарга шулай ук Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе  Рафаэль Шакирҗанов, пенсионерларның буш вакытын оештыру буенча республика комиссиясе рәисе Татьяна Кузьменкова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы кинәшчесе Семен Федоров, «Патриот» спорт-патриотик һәм армиягә әзерләү буенча республика үзәге рәисе Дмирий Литвинов, 6 район башлыкларының урынбасарлары, Казан, Чаллы шәһәрләренең һәм 23 районның ветераннар советы рәисләре чакырылган иде. 

Семинарда катнашучылар, ветераннар советы эшчәнлеге һәм яшүсмерләрдә патриотик тәрбия формалаштыру турында фикер алышудан башка, «Гиндукуш» хәрби-патриотик музееның экспонатлары белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International