Сабан туе гузэле-2017

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Сабан туе гузэле-2017Сигез берсеннән-берсе сылу, уңган-булган Тукай районы кызы «Сабан туе гүзәле – 2017» бәйгесендә көч сынашачак. Комсомолец поселогы мәдәният йортында узачак әлеге чара 24 июнь көнне 17.00 сәгатьтә башлана. Анда Теләнче Тамак авылыннан Эльвина Борһанова, Боерганнан Айсылу Гыйльфанова, Иске Абдулдан Йолдыз Мәүләвиева, Иштирәктән Айзә Нургалиева, Бикләннән Гөлназ Нурмиева, Мәләкәстән Ильвина Шагалиева, Калмаштан Айгөл Шәрәфиева һәм Кече Шилнәдән Ралинә Ванеевалар катнаша.

/file/File/афиша.png

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International