Тукай районында печән әзерләүгә яңгырлар комачаулый

2017 елның 21 июне, чәршәмбе
 

Бүгенге көндә район аграрийлары өчен терлек азыгы әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 914 гектар күпьеллык үлән чабылган. Шуның 390 гектары – печәнгә, 260ы – сенажга һәм 264 гектары – яшел азыкка. Бүгенге көндә «Тукай азык-төлек корпорациясе» 250 тонна сенаж, ә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык 5 тонна печән хәзерләгән. Шулай ук яфраказык һәм витаминлы үләннәр җыю актив рәвештә бара. Бүгенге көнгә алар 14 тонна күләмендә тупланган. Шушы көннәрдә «Ярыш», «Гигант», «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы хезмәтчәннәре сенаж салуга керештеләр.

 

 

 

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International