Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Виртуальный учебно-консультационный пункт по гражданской обороне (УКП ГО)
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
«Гигант» хуҗалыгы сыер савучы мәктәп укучыларына аена 15 мең сум түләячәк
2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе
Район мәшгульлек үзәгенә быел укучыларның җәйге каникуллары чорында 65 баланы эшкә урнаштыру планы куелган, шул исәптән 5 бала авыр шартларда яшәүче гаиләләрдән булырга тиеш. Болар 14тән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган үсмерләр. Үзәк аша эшкә урнашкан кызларга һәм егетләргә, предприятие биргән хезмәт хакына өстәп, мәшгульлек үзәге аша аена 1275 сум акча түләнә. Бу максатка быел үзәккә дәүләт бюджетыннан барлыгы 82,9 мең сум акча бүленгән.
Үзәкнең җитәкчесе Татьяна Сиврюкның әйтүенчә, әлегә мәшгульлек органында дүрт кенә килешү төзелгән. «Июль-август айларында бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, 65 бала эш белән тәэмин ителәчәк. Профилактик исәптә торучы үсмерләр белән эшләү аеруча кыен, кагыйдә буларак, алар үзләре эш сорап мөрәҗәгать итмиләр. Андыйларны эш бирүчеләр дә алырга атлыгып тормый», – ди Татьяна Николаевна.
Быелгы план узган елдан шактый ким. Былтыр барысы 144 үсмер эшкә урнаштырылган булган. Балалар авыл җирлекләрендә, торак-коммуналь оешмаларда, идарә компанияләрендә эшләгән. Быел мондый оешмаларның үсмерләрне эшкә алу һәм хезмәт өчен түләү мөмкинлекләре аз. Тагын бер сәбәп, оешма җитәкчеләре балаларны эшкә алуның бик зур җаваплылык икәнен беләләр һәм шуннан куркалар да. Шулай ук балаларны мәшгульлек үзәге аша эшкә алуда документлар рәсмиләштерүнең катлаулылыгын билгеләп үтәләр. Дөрес, Круглое Поле авыл җирлеге, «Доверие» идарә компаниясе берничә баланы эш белән тәэмин итәргә ризалык белдергән. Үсмерләр территорияне төзекләндерүдә, чистартуда эшләячәкләр.
Быел балаларны эшкә алучылар, нигездә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре. «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Биклән», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар ел саен әлеге кампаниядә актив катнашып килә, дип белдерә мәшгульлек үзәге җитәкчесе.
«Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Имамовның әйтүенчә, предприятие җәй саен укучыларны эшкә җәлеп итә. «Әлбәттә, бу зур җаваплылык. Без гариза язганда ук, ризалыкларын белдереп, әти-әнидән кул куйдыртабыз, балаларга куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тәфсилләп аңлатабыз, аннары алар беренче көннән үк бригадирларга беркетелә», – дип билгеләп үтә җитәкче. Быел җәй башыннан ук «Гигант»та ике кыз сыер саварга урнашкан. Алар өч ай буе эшләячәкләр, салымнан тыш, кулларына ай саен якынча 15 мең сум хезмәт хакы алачаклар. Бер егет көтү көтә, аңа 12 мең сумлап түләнәчәк. 4 егет комбайнер ярдәмчесе булып эшләргә ризалык белдергән, аларга хезмәт хакы эш күләменә карап биреләчәк.
Татьяна Сиврюкның әйтүенчә, 14 яшьтән өлкәнрәк балалар белән һөнәри юнәлештә эш ел дәвамында алып барыла. Узган уку елында үзәк белгечләре 500дән артык бала белән очрашып, һөнәрләр, хезмәт базары, белгечлек бирүче уку йортлары турында сөйләгәннәр. Әлеге чараларның нәтиҗәсе булыр, предприятие җитәкчеләре дә бу юнәлештә актив эшләрләр дип ышаналар үзәктә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
Бүген Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
8
апрель, 2026 ел
Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында: «Битараф калмаска! Юлларны сакласак иде!»
Тукай районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов катнашында юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды.
24
март, 2026 ел
Камил Нәҗмиев: «Безнең уртак җаваплылык зонасы бар!»
Тукай районы хакимиятендә район башлыгы Камил Нәҗмиев рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстанда су басу куркынычы булган зоналар саны ике тапкыр арткан
Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) югары дымлылык һәм су басу ихтималы булган 52 зона турында мәгълүмат кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз