Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев Күзкәй авылында узган “Хәтер көне“ акциясендә катнашты. Район җитәкчесе балалар белән аралашканда авылның батырлары тарихын буыннан-буынга тапшыруда нәкъ менә аларның роле бик зур булуын билгеләп үтте. Күзкәй авыл Советыннан сугыш кырына барлыгы 667 кеше киткән, шуларның яртысы гына туган ягына әйләнеп кайта алган. Авылның һәр өе бүгенге көндә сугыш турында үз батырларының тарихын сөйли ала.
– Әти-әниләрегездән, әби-бабаларыгыздан сорашып, гаиләгезнең, нәселегезнең Җиңүгә керткән өлеше турында сорашыгыз, батырлар эзсез югалмый. Ветераннарыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Васил Гарипович.
Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев дәһшәтле елларның беркайчан да кабатланмавын, киләчәгебезнең бары якты, тыныч булуын теләде.
Авыл халкы, район җитәкчелеге батырлар һәйкәленә чәчәкләр салды.