КАМАЗ Россиянең иң керемле 100 предприятиесе исемлегенә керде

2017 елның 23 июне, җомга

«КАМАЗ» ҖАҖ 2016 елгы кереме буенча иң табышлы 100 предприятие исемлегенә керде, дип хәбәр итә «Челнинские известия » газетасы. Рейтингта Чаллы оешмасы 55нче урынны алды.

Машина төзелеше оешмалары арасында КАМАЗ өченче урында тора. Ул Берләшкән авиатөзелеш компаниясе (ОАК) һәм АвтоВАЗдан калыша.

КАМАЗның 2016 елдагы кереме 133,5 млрд.сумны тәшкил иткән.
Чыганак:Татар-информ

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International