Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтүнең мотобригадасы эшли башлады

2017 елның 23 июне, җомга

Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтүнең мотобригадасы эшли башлады. Бу яңалыкның хуҗасы шәхси компания. Әлегә фельдшерлардан торган бер генә шундый бригада эшли, дип яза җирле басма.

«Мотобригадалар Казанда дәүләт ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшлиләр. Без дә үзебезнең шәһәрдә бу ысулны кулланырга булдык», – ди шәхси ашыгыч медицина ярдәмен оештыручыларның берсе Тимур Гыйззәтуллин. – Аны кая җибәрергә икәнлеген диспетчер билгели. Әйтик, авыруны хастаханәгә алып барырга кирәк булганда, бу вариант уңайсыз. Ә менә урында ярдәм итә алабыз. Чакыру бәясе гадәти бригаданыкы кебек».

Тиешле категориядә машина йөртү таныклыгы булган фельдшерлар мотоциклны үзләре йөртәләр.

Чыганак:Татар-информ

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International