Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
Бүген районга Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил килде
2017 елның 23 июне, җомга
Бүген районга Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Ул «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча район активы белән сөйләште. Очрашуда башкарма комитетның бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Быел порталга тукайлылардан 105 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 51е хәл ителгән, 36сы буенча эш планлаштырылган, 2се буенча эш бара, 16сы кире кагылган. Биш ел дәвамында, портал эшли башлаганнан бирле, барлыгы 339 мөрәҗәгать кергән. «Бу күп түгел, – дип белдерде Сәрия Харисовна. – Болар нәкъ башка районнардагы кебек сораулар: юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, территорияне чүптән арындыру һ. б. Ләкин заявкаларның үтәлеш күрсәткече сездә түбән. Дөрес, соңгы вакытта ул 30 проценттан 50гә күтәрелгән», – дип билгеләп үтте ул. Аннары хәл ителмәгән һәр сорауны тикшереп чыкты, авыл җирлекләре башлыкларыннан һәм башка җаваплы затлардан аларның үтәлмәү сәбәпләрен ачыклады. Сүзен ул 2012 елда килгән мөрәҗәгатьтән башлады. Анда Шилнә елгасы күпереннән борылышка кадәр юлның нык начар хәлдә булуы турында сүз бара. «Нигә бу эш 2019 елга гына планлаштырылган?» – дип сорады ул җаваплы затлардан. Бу участокка җыелыштан соң чыгарга сөйләштеләр.
Иске Җирекледә Кольцевая урамының яктыртылмавы турындагы хәбәр интернет-порталга 2013 елда кергән булган. Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы урынбасарының әйтүенчә, монда 5 фонарь кирәк. «Биш фонарьны җиде ел куялармыни? Ярар инде, юл ясарга миллионнар кирәк. Әгәр фонарьлар җитәрлек дип саныйсыз икән, мөрәҗәгатьне ябыгыз» – дип аптырады вәкаләтле вәкил.
Юлларның начарлыгына дәгъва белдергән хәбәрләр Суровкадан, Сосновый Бордан, Новотроицкоедан, Комсомолецтан, Бакчасарайдан, Бәткедән, Кече Шилнәдән, Яңа Байлардан, Түбән Суыксудан һәм башка җирлекләрдән җибәрелгән. Бу юнәлештә федераль һәм республика программалары эшли, «Халык контроле»ндә күрсәтелгән участокларның бер өлеше программаларга кертелгән.
Кече һәм Олы Шилнә арасында санкцияләнмәгән чүплек, Иске Җирекленең Лесная урамында шулай ук фонарьлар янмый, Боерган авылы территориясендә ферма төзи башлаганнан калган торбалар чыгып тора, алар кеше тормышына куркыныч тудыра, Куадыда балалар өчен бер уен мәйданчыгы да юк, «Восход», «Дизелист» бакчачылык ширкәтләренә бару юлында юл билгеләре буялган, нинди тизлектә хәрәкәт итәргә икәнлеге билгесез – Сәрия Сабурская бу һәм башка күп сорауларга тукталды. Сөйләшү ике сәгать дәвам итте.
Аннары, «Халык контроле»ндә билгеләнгән кайбер җитешсезлекләрне үз күзләре белән күрү максатыннан, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил кайбер объектларда да булды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Махсус хәрби операция башланганнан бирле социаль фонд төрле ярдәм чаралары күрсәтү өчен ветераннар һәм аларның гаиләләре белән комплекслы эшли.
Махсус операциядә катнашучылар социаль фондта Иминият һәм дәүләт пенсияләре алалар. Бер ел хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен ветеран ике ел стаж һәм икеләтә күләмдә пенсия коэффициентлары ала – 3,6.
9
декабрь, 2025 ел
Социаль фонд гражданнарга илтү ысулын сайлау хокукы турында искә төшерә.
Рус мәгарифе пенсия түләүчеләрнең пенсия өстендә хисаб ителгән акча алу юлына үзләре сайлый алулары турында карарлар бирә һәм пенсияне ике юл белән тапшыруны тәкъдим итә...
8
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле гражданнар!
2025 елның 1 декабреннән Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында шифаханә-курорт дәвалануына гариза биргәндә 070/у номерлы медицина белешмәсенең сканированный күчермәсен турыдан-туры электрон гаризага теркәү мөмкинлеге барлыкка килде.
4
декабрь, 2025 ел
1 декабрьдә Татарстанда яшьләрнең пенсия грамоталылыгын күтәрү кампаниясе башланды
1 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт алды. Кампания Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе тарафыннан 10 елдан артык гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз