Һәр елны Сабан туе алдыннан, иң сөйкемле, иң уңган, тапкыр һәм тыйнак кызлар арасында ярыш уза. Шушы көннәрдә Комсомолец поселогында урнашкан «Браво» арт-үзәгендә «Сабан туе гүзәле – 2017» бәйгесе узды. «Сабан туе гүзәле – 2017» бәйгесенең җиңүчесе таҗына Эльвина Борһанова (Теләнче Тамак, 21 яшь), Айсылу Гыйльфанова (Боерган, 18 яшь), Йолдыз Мәүләвиева (22 яшь), Гөлназ Нурмиева (Биклән, 19 яшь), Эльвина Шагалиева (Мәләкәс, 17 яшь), Айгөл Шәрәфиева ( Калмаш, 21 яшь) һәм Ралина Ванеева (Кече Шилнә, 17 яшь) дәгъва кылдылар .«Сабан туе гүзәле – 2017» бәйгесенең алтын таҗын Мәләкәс авылы кызы Эльвина Шагалиева алды