2 июльдә Түбән Суыксу авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә халык бик күп җыелды. Бәйрәм җырлы-уенлы тамаша белән башланып китте. Өлкәннәр һәм балалар, килгән кунаклар бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Артистлар – Яр Чаллы кызы Эльмира һәм диджей Pәшит, “Яшь йөрәкләр” ансамбле, балалар ансамбле “Энже бөртекләре”, Рәшит Мавлявиев һәм авыл үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәттеләр, сабантуйларны башыннан азагына кадәр гөрләтеп тоттылар. Милли уеннарда җинүчеләргә, шаян бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр мулдан тапшырылды. (Бүләкләр өчен спонсорларыбызга зур рәхмәт!). Милле көрәш 3 категориядә булды: 12 яшькә кадәр, 18 яшькә кадәр һәм зурлар арасында төп батырга. Һәр категориядә җиңүчеләребез спонсорлар тарафыннан бирелгән тәкә бәрәннәре белән бүләкләнде. Сабантуй батыры булып Вороной Радик калды, 2 урында Шамсиев Айзат, 3 урында Фатыхов Рамиль. Халык бик рәхәтләнеп ял итте һәм шат күнел белән өйләренә таралдылар.