Бүген“Ефәк юлы” ралли-рейды старт алды

2017 елның 7 июле, җомга

Бүген, 7 июльдә, Мәскәүдә Кызыл мәйданда “Ефәк юлы” ралли-рейды старт алды. Раллида катнашучыларга 10 мең километр юл үтеп, Кытай шәһәре Сианьга кадәр барырга кирәк булачак. 2017 елда катнашучылар составын экспертлар “Ефәк юлы” ралли тарихында “иң йолдызлы” состав дип билгеләгән.

Узышта дүрт “КамАЗ-Мастер” командасы экипажы — Эдуард Николаев, Дмитрий Сотников, Айрат Мәрдиев һәм Антон Шибалов җитәкчелегендә ярыша.

Хәзерге “Ефәк юлы” Россия – Казахстан – Кытай маршруты буенча узачак. Россиядә узышчылар Чабаксарда һәм Уфада, Казахстанда – Кустанай, Астан, Семей, Урджар һәм Карамайда, Кытайда – Өремчә, Хами, Дуньхуан, Цзяюйгуань, Алашань-юци һәм Чжунвэйда булачак. Кытай шәһәре Сианьда финиш булачак.

Ралли катнашучылары Татарстан аша да үтәчәк, алар ярышның бер өлешендә — 9 июльдә 9.00 сәгатьтә — Шәле бистәсеннән старт алачак. Җанатарл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International