Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Россиянең спорт шәһәрләре өчлегенә кергән. Рейтингны, йөгерү һәм триатлон буенча спорт ярышларының популярлык анализлары нәтиҗәләренә нигезләнеп, «ТурСтат» аналитик агентлыгы төзегән. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.
Россиянең иң популяр марафон һәм ярыммарафоннары Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанда, ә иң популяр триатлоннар Мәскәү астында һәм Ленинград өлкәсендә уза.
26 августта Казанда «Ironstar Sprint Kazan 2017» (йөзү 750 м, велоузыш 20 км һәм йөгерү 5 км) һәм «Ironstar 113 Kazan 2017» («Half-Ironman»: йөзү 1,9 км, велоузыш 90 км һәм йөгерү 21,1 км) халыкара триатлоннар үтәчәк.
21 майда Казанда «Казан марафоны-2017» узды. Чарада 10 мең кеше катнашты. Ә 8 июльдә Казанда «Төнге Казан» йөгереше үтте.
Илнең спорт шәһәрләре һәм төбәкләре унлыгына шулай ук Мәскәү өлкәсе, Екатеринбург, Түбән Новгород, Ярослав, Ленинград, Омск һәм Тверь өлкәләр кергән.
«ТурСтат» мәгълүматлары буенча, спорт ярышларында катнашу бәясе уртача 1 меңнән 2 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Чыганак:Татар-информ