Биклэн авылында яшәүче Кильганова Виктория “Синең файдага” хәйрия фонды "Балага тартмачык” гы алды

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

“Синең файдага” хәйрия фонды инициативасы белән республикада “Балага тартмачык” акциясе бара . Бу ярдәмне Биклэн авылында  яшәүче Кильганова Виктория Эдуардовна  алды.
“Балага тартмачык” аз керемле гаиләләргә, яшь әниләргә, туганнан алып 6 айга кадәрге чорда кыен тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итәчәк. “Тартмада” әни кеше распашонка, биләүсә, башлыклар, кулга кидереп куя торган кечкенә бияләйләр, оекбашлар, җиңел һәм җылы комбинезоннар, җылы конверт, кирәкле уенчыклар, имезлекләр, пустышкалар һәм башка күп кенә әйберләр табачак. Тартмага барлыгы 28 әйбер керә. Шулай ук ярдәмгә сөт продукциясенә 100 сумлык 10 сертификатны да үз эченә ала. Бер комплектның бәясе 7,5 мең сум. Социаль яклау белгечләре хәбәр итүенчә, мондый “Бала тартмачыгы” сигез кайткан. Аны иң беренчеләрдән булып Биләрдән күп балалы гаилә алган. Бишенче тапкыр әни булган ханымның йөзендәге елмаюы “зур йөрәкле” битараф булмаган кешеләргә рәхмәт билгесе булып тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International