“Урман китапханәсе“ндә кунакта булдылар

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Күзкәй авылында балалар белән табигатькә эко-экскурсиягә чыктылар. Урман-кырларның, елга-инешләрнең яшь сакчылары “Урман китапханәсе“ндә кунакта булдылар. Кошларның моңлы җырлары, суларның сихри челтерәве белән хозурланып, кызлар-малайлар күбәләкләр, кошлар, балыклар турындагы китаплар белән танышты. Ә файдалы һәм агулы үләннәр, ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләрне алар аяк астыннан үзләре үк табып, үзләре үк яшьтәшләренә кызыклы мәгълүмат җиткерде,

 

Тәнзилә Шәйхенурова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International