Бөтенроссия Робототехника Олимпиадасында безнең укучылар - өченче урында!

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе


 

23-25 нче июньдә Россиянең иң яшь шәһәре Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәрендә Бөтенроссия Робототехника Олимпиадасы үтте. Әлеге чарага Россиянең 50 төбәгеннән (Калининградтан алып Владивостокка кадәр) 313 команда, 597катнашучы, аларның 300 дән артык тренерлары килгән иде.

Олимпиада 8 төрле категория буенча уздырылды. “Төп категория” өч яшь төркемендә үтте.Биклән  мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сәрвәров Нияз катнашкан кечкенәләр төркемендәге ярыш “Табигый туризм” дип атала. Ярыш кагыйдәләре буенча, робот табигатьне өйрәнүче галимнәрне һәм туристларны күзәтү зоналарына урнаштыра, анда табылган сирәк җәнлекләрне: ягуар булса - тропик урманга, ташбака булса - океанга этеп кертә.
Шулай ук 10 нчы сыйныф укучысы Якупов Алмаз һәм 6 нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Артур катнашкан зурлар төркемендәге ярыш “Чиста энергия чыганагы” дип атала. Бу ярышта робот җил электростанциясе өчен өч турбина җыя. Безнең укучылар җыеп программалаштырган робот, Новосибирск һәм Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрләреннән килгән командаларга гына калышып, өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International