ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2018 ел
шимбә

«Куркынычсыз шәһәр» программасы кысаларында Тукай районының җирле пунктларына сигез стационар видеокамера урнаштырылган иде. Әлеге приборларның җинаятьләрне ачыклауда ярдәме шактый зур.

 


11
май, 2018 ел
җомга

Кече Шилнә авылында узган бәйрәм тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев катнашты. Тукайлыларны Җиңү көне белән котларга һәм Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан тукайлыларга мөрәҗәгатен җиткерергә Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Министрлар Кабинетыннан Тукай районы кураторы Эдуард Вафин килгән иде. Тантанада шулай ук районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев катнашты.
 

Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Тукай районында бәйрәм чаралары, митинглар узды. Сугышта катнашкан ике ветеранга «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Алар Кече Шилнә авылында яшәүче Аркадий Жуков һәм Круглое Поле бистәсендә яшәүче Вәкил Гыйльметдинов. 

  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 май иртәсенә районда язгы чәчү 9 процентка башкарылган.

Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге психологы балигъ булмаганнар белән «Куркынычсыз медиасреда» дигән темага дәрес үткәрде.
 

Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге психологы балигъ булмаганнар белән «Рәсем әкиятләре» дигән темага дәрес үткәрде.
 

Хезмәткә чакырылучы егетләр өчен “кайнар элемтә” эшли башлый

17 май  көнне 12.30-13.30 сәгатьләрдә тукайлыларны табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров кабул итә 


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

7 май 2018 ел Тукай муниципаль районындагы  халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы « Әхлак һәм толерантлыкны үстерү» дигән темага дәрес үткәрде.

 

Пенсия фонды  идэрэсе акция уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International