Иштирәк авылында «Якташыбыз – Советлар Союзы Герое» дип аталган хәрби-спорт эстафетасы узды. Әлеге чара Иштирәктә туып-үскән Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның истәлегенә багышланган иде һәм Иштирәк авыл җирлегенең башкарма комитеты, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә узды. Иштирәклеләрдән тыш ярышта Биклән һәм Мәләкәс авыллары командалары катнашты.