Сәет авылы клубы каршында яңарак кына оешкан “Мөслимәләр ” клубына йөрүчеләр белән Мәүлид бәйрәме үткәрдек.

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Мәүлид кичәсендә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе - безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате. Мәүлид - Аллаһ Рәсүле дөньяга килүгә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт. Бездә үз чиратыбызда Сәет авылы клубы каршында яңарак кына оешкан “Мөслимәләр ” клубына йөрүчеләр белән Мәүлид бәйрәме үткәрдек. 
Мәүлид кичәсендә сәдакаләр бирелде, догалар кылынды, коръән, вәгазь укылды, салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтелде. Мул өстәл артында мөэмин-мөселманнар аралашты, фикерләште. Бәйрәм табыны исә елдагыча Фаттахова Нәсимә апаның тырышлыгы белән әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килүчеләрнең берседә буш кул белән килмәгән иде. Авылдашларның Хәр барчасына да рәхмәтләремне җиткерәм.
Габдрахманова Айсылу. Сәет клубы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International