«Ирек» – зур хуҗалык түгел, биредә бөртеклеләрнең мәйданы 1000 гектар тәшкил итә. Көзге культуралар булмаганлыктан, урып-җыюга, гадәттә, соңрак керешәләр. Хуҗалык кырларында шушы көннәрдә булып кайттык, без килгәндә арпа басуында эш тулы куәткә бара иде. Биш «Дон» комбайны калын иген теземнәрен йотып кына бара.