Суыксу авылы Агитбригадасы зерноток хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады.

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

 

"Тукай Азык-төлек корпорациясе" агрофирмасы ҖЧҖ дә урып-җыю эшләренең кызган чагы. Кыр хезмәткәрләренең эшчәнлеге бик мөһим һәм җаваплы. 22 нче августта Түбән Суыксу Авыл Мәдәният Йорты Агитбригадасы зерноток хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады. Зерноток эшчеләрене, сирәк кенә эләгә торган ял минутларында, атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мавлявиев башкаруында дәртле җырларны рәхәтләнеп тыңладылар, шулай ук балалар бию коллективы (җитәкчесе – Инзилә Садыкова) чыгышларын карадылар. Авыл китапханәсе мөдире Ләйлә Ихсанова өр-яңа матбугат хәбәрләре белән таныштырды, гәҗитләр таратты.

Миләүшә Муллашова

фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International