ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

 Тукай районы делегациясе  Екатеринбургта үткән Сабан туенда катнашты 

 Екатеринбург  шәһәренең Владимир Маяковский исемендәге ял паркында  узган  Сабантуенда  муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев  җитәкләгән Тукай районы делегациясе дә катнашты.
 "Дуслык"  мәдәният йорты каршында Россия көне уңаеннан  чаралар узды.  Бәйрәмнең тантаналы элешеннән соң  34 кешедән торган  төркем, Россия флаглары  тотып ,"Двойное кольцо" дип аталган   велопробег оештырдылар. Бу чарада   балалар һәм авыл яшьләре катнашты.

"Дуслык" мәдәният йорты "Без  наркотикларга каршы!"  акциясе кысаларында    мастер -класс узды

 ООО «Гигант»хуҗалыгы механизаторы  Флрорис Минниисламовичка    фидакарь хезмәте, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә керткән уңышлары өчен  Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең  Рәхмәт хаты тапшырылды.
Чыршылы авылында Россия көне белән бергә  Сабантуй бәйрәме дә гөрләп узды.

13
июнь, 2015 ел
шимбә
 Калинин авылында Россия көне  уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы  М. В. Мифодеев  җылы эчтәлектәге бәйрәм сәламнәре җиткерде, "Яшьлек"  хореографик төркем үзенең матур җырларын, биюләрен  башкарды.
12 июнь кэнне   Казанда   "Балалар  доньяны ясый" дигэн  IX Республика  телевизион конкурста  жингэн укучыларны булэклэделэр.Бэек Жинунен 70 еллыгына багышлап уздырылган бу конкурста Иштирэк мэктэбеннэн  Хадеева Диляра  2 нче урынны алды Диплом -истэлекле булэккэ лаек булды. Житэкчесе  Туктарова Индира Махмутовна,

12
июнь, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле тукайлылар! 12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм – Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле.


Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Васил Хаҗиев.


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан китапханәсе каршында эшләп килүче “ЗОЖ” шөгел клубы членнары очрашуларын  табигатъ кочагында оештырдылар. Алар төрле дару үләннәре белән танышып һәм аларны кайда , нинди очракта кулланырга мөмкинле турында әңгәмә алып бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International