ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 июнь кэнне Комсомол поселогы китапханэчесе Лобова  Тамара   мэктэп яны лагерендэ"Россия- минем Ватаным" дигэн эдэби сэгать уздырды
2015 елнын 1 январеннэн "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты”эшли башлады. Бу интернет аша online режимда башкарыла торган гамәл. “Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты” Россия Пенсия Фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru да урнашкан. Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) яки дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән һәркем шәхси кабинетка керә ала.
 
 

31 мая  көнне Түбән Кама шәһәре   "Шинник" "Спорткомплексында  ирекле көрәш буенча кызлар һәм малайлар арасында Ачык Беренчелек узды. Район спорт мәктәбе укучылары уңышлы гына чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр:

6 июнь  көнне  рус теле Көнен билгеләп үту программасы кысаларында Казан   шәһәрендә   рус теле буенча  II  Халыкара  олимпиадының ябылу тантанасы узды. Бу  чарада  Тукай районыннан  Ситдикова В.И. (Сәмәкәй мәктәбе ), Мавлявиева В.П. (Иске Абдул мәктәбе ) ,район методисты Вагизова Э.Г. катнаштылар
9 июнь  көнне  хакимиятнең  утырышлар залында мәктәп директорлары,укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында киңәшмә узды. Анда 2014/15 уку еллар нәтиҗәсе тыңланды,мәктәп ашханәләрендә ашату  мәсьәләсе һәм  төрле  агымдагы  сораулар каралды.
27 майдан 2 июньгә чаклы Калмия авылында  хәрби- спорт лагере"Чемпион" лагерендә 8-10 класслардан    40  егет  ял итте.
Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыгвы карары беләнн  Тукай  муниципаль  районы  авыл хуҗалыгы өлкәсендә  фидакарь хезмәте, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә керткән уңышлары өчен  алдынгы хезмәтчәннәрне   Мактау грамоталары  белән  бүләкләделәр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә.
Кенәз мәдәният йортында югары  категорияле врач  нарколог,  психотерапевт  Мусин   Ильдус  Нагимович катнашында 10 июнь  көнне «В  будущее  без  наркотиков! дигән  акция уздырды. Хезмәткәрләр яшьләр белән берлектә   "Киләчәк-наркотикларсыз!" дигән  информацион   буклетлар һәм шарлар әзерләделәр , аны тарату оештырдылар    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International