ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

28 май көнне Боерган авылы китапханәсендә “Китап-бетмәс-төкәнмәс рухи  хәзинә”дип исемләнгән китап укучылар бенефисы уздырылды.Бәйрәмебезгә иң күп китап укучы балалар һәм китапханәнең почетлы китап укучысы ,ветеран укытучы Гөлфия Әһлиева чакырылды.

29 май көнне “Беренче сыйныф укучысы мәдәни көндәлеге” проектында җиңүчеләр һәм актив катнашучы 21 баланы Каәзан шәһәренә алып бардылар .   Проекта җиңүчеләр арасында  Мус.Заводтан-Галиакберов Айнур, Мәләкәстән  - Низамутдинов Георгий, Тл.Тамактан- -  Нуриева Алинадә бар.    «Самый культурный родитель» номинациясендә  Мусабай Завод авылыннан  Хамидуллина Алия Зуфаровна лаек булды. 

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының хезмәткәрләре 27 май көнне Алабуганың “Серебряный век” китапханәсендә экскурсиядә булып кайттылар.
29 мая в Комсомольском СДК с успехом прошел отчетный концерт «Все грани искусства», где дети показали свое мастерство в вокальном и танцевальном искусстве. Зрители тепло приветствовали юных артистов, не скупясь на аплодисменты.  строении.

29
май, 2015 ел
җомга
Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Рөстәм Минниханов мөрәҗәгать белән чыкты  21 май Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам диненрәсми кабул иткән көне буларак билгеләп үтелә.

4 айда Татарстанда 374 мең тонна сөт һәм 120 мең тонна ит җитештерелгән. Бу саннар Казан ветеринария академиясендә зоотехника һәм ветеринария медицинасы актуаль мәсьәләләренә багышланган Халыкара фәнни конференциядә белдерелде. Фәнни форум Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә зоотехник белем бирүгә 85 ел тулуга багышлана.


Июндә рәсәйлеләрне тагы 3 көнлөк ял  көтә-11,12 һәм 13 июнь ял көннәре булачаҡ.  
 

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча 33 градуска кадәр аномаль эссе булачак һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. Моннан тыш, төнлә һәм көндез Татарстан буенча яшен һәм 15-20 м/с тизлектә җил булуы көтелә.
 

Бүген,29 майдан Сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәме күрсәтү буенча гражданнарның хокукларын яклау максатыннан   «кайнар линия» телефоны эшли башлады


«Үз теләгем белән армиягә барам», – дип горурланып әйтәләр хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International