Боерган авылы китапханәсендә “Китап-бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинә”дип исемләнгән китап укучылар бенефисы уздырылды.

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

28 май көнне Боерган авылы китапханәсендә “Китап-бетмәс-төкәнмәс рухи  хәзинә”дип исемләнгән китап укучылар бенефисы уздырылды.Бәйрәмебезгә иң күп китап укучы балалар һәм китапханәнең почетлы китап укучысы ,ветеран укытучы Гөлфия Әһлиева чакырылды.

Бәйрәмне кичә өчен  махсус әзерләнгән “Китап уку ни өчен зыянлы?” дип аталган тренинг белән башлап җибәрдек. Балалар үз фикерләре белән бик теләп уртаклаштылар,китап ничек туа дигән сорауга да бик теләп җавап бирделәр . Әдәби викторина әңгәмә нигезендә оештырылды. Балаларның китапны язучылар,корректор,рәссам,типография,редактор кебек һөнәр ияләре турында да мәгълумәтле булуларын белдек.Республикабыз нәшриятларында ел саен уртача 350 дән артык исемдәге китап чыгарыла икән,шуларның 60 тан артыгы балалар өчен.Балалар китаплары матурлап бизәлә,балалар матур тышлы,төсле рәсемле китапларны бик яратып алалар һәм укыйлар.

Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан китап сөючеләрне котлап Регина Фатыхова инглиз телендә матур җыр бүләк итте,Алия Габдрахимова,Алинә Әхмәтовалар сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр.

-“Китапта буыннан-буынга күчә баручы рухи байлык бар.

-Китап акыл,хыял һәм иҗат җимеше буларак,кешеләрне матурлыкка,гүзәллеккә әйди,татулыкка чакыра.Китап хыялландыра,уйландыра,очар канатлар бирә”,-диде Гөлфия апа үзенең чыгышында.

“Китап-рухи хәзинә сандыгы,китап укыган кеше яшәүнең мәъгнәсен башкача күрә,хыяллана белә.Китап яшәргә көч бирә,яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, китап яраткан,китап укыган кешеләр беркайчан да тормышта югалып калмый”-дип сүзен йомгаклады Гөлфия апа.

Бәйрәм ахырында балаларга район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры имзасы белән рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International