ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүдә башкарган эшләргә белешмә  
Бәтке мәктәбе укытучылары   “Аленушка”  балалар бакчасында булдылар,  “Татарча сөйләшәбез”- “Говорим по-татарски» (  З.М. Зарипова, Р.С. Исаева  һ.б) программасы белән балаланың ничек шөгелләнүләрен  карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар 
Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл,  алмагачлар  чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. 
Теләнче- Тамак  терләкләндерү мәктәбе укучылары белән  Район социаль яклау идарәсе, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Спортивное движение"дигән инвалидларның спорт хәрәкәте төбәкара иҗтимагый оешма (рәисе Әсхәт Галиев) кызыклы  спорт  программа  буенча ярышлар уздырды ,ул "Үзеңә ошан" дигән проект кысаларында һәм   Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында ярышлар  бик мавыктыргыч итеп узды, укучылар  төрле ярышларда бик теләп катнаштылар. Барысынада  истәлекле бүләкләр тапшырылды 
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүдә башкарган эшләргә белешмә,Районда бүгенгесе көндә  Бөек Ватан сугышында  катнашкан  47  ветеран, 916 тыл ветераны, 35 тол(ирләре сугышта үлеп калган) кеше яши

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тукай районы Эчке Эшләр  идәрәсендә Бөек Җиңүнен 70 еллыгына карата чаралар күп уздырылды.
9 май көнне Теләнче- Тамак авылында гомер кичерүче  Валиәхмәтова Наҗия Шарифҗан   кызының 90 яшьлек юбилее булып узды . Шул уңайдан аңа район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция Хак кызы Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын,  район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды . Бәйрәм белән тәбрикләп аңа исәнлек, тынычлыкта ,  матур итеп гомер кичерүен теләде, бу теләкләргә     авыл җирлеге башлыгы Рамиль Нәҗметдиновда  кушылды
Спонсорлар ярдәме белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап күп чаралар узды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,ОАО «СМП - Нефгегаз»оешмасының  генералҗ директоры киңәшчесе Фоат  Фәгыйм улы  Комаров ярдәме белән Бөек Җиңнең 70 еллыгын каршылап программасы нигезендә  районда күп чаралар үтте, ул чараларда сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларын истәлекле бүләкләр әзерләде
 Биклән авылы халкы  авыл уртасында урнашкан солдат һәйкәле янына митингка җыелды.Һәркәл быел   өр-яңадан ремонтлан, алтынсу хәрефләр белән язылган батырлар исемлеге.   Авылда бүген исән ветераннар бишәү,тыл ветеранары – 58 кеше исәпләнә. һәйкәл янындагы кунак өстәле әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International