Халыкара фестивальне оештыручылар Айдар Хөсәеновны тәрбияләгән укытучы Рәфикъ Дәминовка һәм әлеге конкурста катнашу мөмкинлеген тудырган «Лукойл» ААҖ вице-президенты, «Ритэк» ААҖ генераль директоры Николай Николаевка рәхмәт хатларын юлладылар.
9 май көнне Биклән мәдәният йортында Җиңү бәйрәменә багышланган Зур концерт булды. Ул ветераннар, укытучылар, тэрбиячелэр һәм авыл үзешчәннәре катнашындагы хор белән башланып китте. Берсеннән-берсе матур патриотик җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Концертны эзлекле һәм соклангыч итеп укучылар: Азат Ахметзянов белән Айсылу Хәсәнова алып барды. “Шатлык” бию коллективының кыз- егетләре (җитәкчесе – Насырова А.С) берсеннән-берсе матур биюләр тәкъдим иттеләр.
«РИТЭК» җәмгыяте һәм «Лукойл» хәйрия фонды проекты ярдәме белән Мусабай-Заводтан Айдар Хөсәенов Төркиянең Анталия шәһәре янындагы Бельдиби поселогында күп жанрлы халыкара конкурста катнашып кайтты. Аның белән бергә әнисе Зөлфия ханым һәм проектның җитәкчесе Юлия Галишина да барды
Халыкара фестивальне оештыручылар Айдар Хөсәеновны тәрбияләгән укытучы Рәфикъ Дәминовка һәм әлеге конкурста катнашу мөмкинлеген тудырган «Лукойл» ААҖ вице-президенты, «Ритэк» ААҖ генераль директоры Николай Николаевка рәхмәт хатларын юлладылар.
18 майдан 12 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә интернет челтәрләрдә "Минем тавыш мөһим" проекты эшлиячәк . Аның максаты Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга катнашуга җәлеп итү юлы белән яшьләр арасында гражданлык активлыгын арттыру . Бу акция Татарстан республикасы яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм идәрәсе һәм «Академия творческой молодежи Республики Татарстан» иҗтимагый яшьләр берлеге оештыра
Россиядә Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне моннан биш ел элек, 17 майда билгеләп үтелә башлады. Бу көнне бөтен ил буенча яшүсмерләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга багышланган төрле чаралар уздырыла, моны башкаручы хезмәтләр арасында тупланган уңай тәҗрибәләр өйрәнелә, иң яхшы белгечләр бүләкләнә. Аның номеры -8-800-2000-122. Бу номерга Россия Федерациясе буенча 226 оешма төркәлгән , районда ышаныч телефоны
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә эшли-аның 30-91-42