ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
«Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы»кысаларында  "Ак чәчәк"  балалар бакчасы нәниләре тыл ветераны  Мөхәммәдиева Һәҗар әби янына бардылар, тәрбияче апалары белән  кулдан килгәнчә аның йорт тирәсен чистарттылар
Тукай районы яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге, район яшьләре  үзләренең бабалары, туганнары,әбиләре, күрше-тирәләренең батырлыгын  онытмыйлар , алар "Без онытмадык, Без горурланабыз" акциясендә катнашып, күп кенә  тарихи мәгълуматлар тупладылар 
«Минем шәһәр – Минем талант» күчмә күргәзмә  оештырыла , анда остазлар, төрле яшьләр проектларының лидерлары үз эшчәнлекләре нәтиҗәләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтә алалар  ,бу проект  «2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы нигезендә алып барыла . Күргәзмә агымдагы елның  12 май-3 июненә чаклы республиканың 10 районында оештырачак ( Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре,  Арча,Саба,Алабуга, Түбән Кама , Әлмәт,Чистай,Тәтеш, Яшел Үзән  районнарында)
 
  Комсомольц поселогында сугыш ветераны  Кайнов  М. П., тыл ветераннары : Беспалова А. М., Самигуллина Г. М., Гумерова З.Н. һәм  Бөек Ватан сугышында һәлак булган  солдат хатыны   Иголкина Н. В. бәйрәм -котлау  открыткалары тапшырдылар

5
май, 2015 ел
сишәмбе

  Пенсия фонды идарәсе ана капиталы акчасыннан 20 мең сум күләмендә түләү алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Моңа кадәр гражданнарга түләүне алу тәртибе, моның өчен кирәкле документлар, вакыт кысалары турындагы мәгълүмат та җиткереләчәк, дип аңлаттылар пенсия фондында. 

10-28 апрельгә чаклы  Яр Чаллы шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган пенсионерларның V республикакүләм “Өченче буын” Спартакиадасының беренче этабы  үтте.Пенсия фонды идарәсе, физкультура һәм спорт идарәсе, “Россия пенсионерлары Берлеге” җәмәгать оешмасының җирле бүлегеуздырган бу  Спартакиадада төрле н спорт төрләре буенча ярышлар узды.

Район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге Кенәз мәктәбендә   эшләүче Белов Виктор Ивановичны "Ин яхшы тренер" номинациясендә бүләкләде
Кенәз мәктәбе командасы футбол буенча  район беренчелегендә Чемпион булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International