Пенсия фонды идарәсе ана капиталы акчасыннан 20 мең сум күләмендә түләү алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Моңа кадәр гражданнарга түләүне алу тәртибе, моның өчен кирәкле документлар, вакыт кысалары турындагы мәгълүмат та җиткереләчәк, дип аңлаттылар пенсия фондында.
Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декаберенә кадәр алачак, һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россиянең Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.
Гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туганнан соң никадәр вакыт үтүенә карамастан, Россиядә яшәүче барлык ана капиталы ияләре тапшырырга мөмкин.
Гаризада ана капиталының СНИЛС номерын, сериясен һәм сертификат номерын күрсәтергә кирәк.Үзегез белән шәхесне раслаучы документ, счет реквизитлары турында банктан белешмә алып килергә кирәк. Ул счетка ике ай дәвамында, бер тапкыр 20 мең сум яисә сертификатта 20 меңнән азрак акча калган булса, калган кадәр күләмдә акча күчереләчәк. Бу акчаны гаиләләр көндәлек чыгымнарга тотарга мөмкин.
Пенсионная справочная 074, 30-42-42
E-mail: 383074@mail.ru
SMS-сообщения +7-960-088-3-074
Горячая линия ПФР 8-800-510-5555
Facebook www.facebook.com/pensionniy
Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel
Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru