ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 23 мартында Тубэн Суык-Су авылы җирлеге Кувады авылында Бөек жиңунең 70 еллыгы уңаеннан, сугыш һэм тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды. Чакырылган ветераннарның 12 се бәйрәмдә катнашты.
Аларны Тукай муниципаль районы башлыгы Хазиев В.Г. һәм Түбән Суык-Су авылы җирлеге башлыгы Сайфутдинов Н.М. котладылар, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

 
 Советского Союза Герое  Калимулла Якуб улы  Якупов истәлегенә  Тукай районы беренчелегенә биатлон буенча ярышлар узды. Ярышларда Иске Абдул авыл җирлеге 3 нче урынны яулады.   
 Түбән Суыксу мәктәбендә  физика һәм математика укытучылары Гатауллина Л.Г., Хабутдинова Г.Ф., ГИБДД хезмәткәре Гатауллин Р.М. белән берлектә "Һава торышы үзгәрешенең юл йөрү куркынычсызлыгына тәэсире" дигән темага 7-8, 9-10-11 класс укучыларына ачык дәрес күрсәттеләр. 


 Кече Шилнә  мәктәбе укучысы   Сафина Гөлназ “Туган телем – серле тел” III Республикакүләм “Туган телем – серле тел” шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашты һәм   “Иҗади якын килү” номинациясендә Дипломы белән бүләкләнде(җитәкчесе Исламова З.Н.) 
   Кече Шилнә мәктәбендә  урманнарны саклау буенча чара узды. Үзеңнән соң  чиста калдыр, бу барыбызга да кагыла торган өндәмә!
 Комсомол мәктәбе укучылары  "Талантлылар илендә" дигән Бөтенроссия   проектында катнаштылар Алар   биология (укытучылары  Юнусова Г.Л.), география (Лобова О.В.), математика(Гайнеева Д.Ф., Нуриахметова А.Р.)  фәннәре олимпиадаларында уңышлы гына чыгышлар ясадылар  
 Математика фәне буенча   дистанцион Бөтенроссия олимпиадасында Мусабай Завод мәктәбененң  9 класс укучылары  Валиева Рузиля, Отарбаев Эрик, Сафин Булат  һәм 4 класс укучысы  Хакимова Миляуша   1 дәрәҗә диплом  һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар .  Укытучылары  Гараева Р.М. һәм   Гилязова Р.Ф.
Каюм Насыйри исемендәге 13нче фәнни-эзләнү укуларына барлыгы 967 эш җибәрелгән. Шулардан 341 эш авторлары һәм аларның җитәкчеләре Казанга чакырылды. Шулар арасында математика секциясендә безнең мәктәп укучысы Ахметзянова Айсылу да бар. Ул үзенең җитәкчесе Гараева Р.М. белән 23 нче март көнне Казанда чыгыш ясап Грамота белән бүләкләнде. 
 Кенәз мәктәбендә"Үлемсез полк" акция "сендә 76 сугыш ветеранының  фотосүрәте  барланды,Сезне дә бу акциядә  катнашырга көтеп калабыз  .
 Кенәз мәктәбендә"Оныгымның оныгы" дигән акция  старт алды. Балалары белән очрашулар уза, аларның истәлекләре язылып барыла,оныклар чыгыш ясый  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International