ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
"Энергетик" мәдәният йортында тантаналы төстә 73  чаллы кешесенә ана капиталы сертификаты тапшырылды,2007 елдан бирле бу сертификат 25 мең кешегә тапшырылган
  Тукай районы сәнгать мәктәбе укучылары Инбер Шәфыйкову истәлегенә багышланган «Моңлы курай»   IV  ачык  республика конкурсында катнаштылар.Хөсәинов Айдар- Гран-при ,курайчылар Ансамбле - Хакимова Миляуша, Хакимова Милена, Шакирзянов Айнур, Хөсәнов Айдар н -1нче дәрәҗә  Дипломга ия булдылар . Җитәкчеләре Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рафыйк Сабир улы Даминов. Аның укучылары бу юлы да югары дәрәҗәләргә ирештеләр.  
27 мартта 11.00 сәгатьтән «Бердәм Россия» партиясенең Тукай районы җирле бүлеге җәмәгать кабул итү урынында (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт) партиянең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна Воропаева райондашларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-16-35.
Боерган авыл  җирлеге  авыл җирлеге башлыгы ветераннарның өйләренә барып медальләр, ашамлык җыелмасы тутырылган пакетлар ,истәлекле бүләкләр тапшырды.
24 март көнне  Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Сайфетдинов Н.М.   сугыш һәм   һәм тыл ветераннарына, сугыш ветераннарының тол хатыннарының   өйләренә барып медальләр  һәм   ашамлык җыелмасы  тутырылган пакетлар ,истәлекле бүләкләр тапшырды. 
Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Аглязова Ф. А.    сугыш һәм   һәм тыл ветераннарына, сугыш ветераннарының тол хатыннарының   өйләренә барып Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миниханов исеменнән  ашамлык җыелмасы  тутырылган пакетлар ,ә сугышта катнашканнарга истәлекле бүләкләр тапшырды.  
 Иске Абдул авыл җирлеге  Левашово авылында гомер итүче  Сухорукова Ольга Васильевнага 90 яшь тулды.   Аны котларга   Тукай  муниципаль  районы башкарма комитет Җитәкчесе  Рәсим Вәсим улы  Асылгәрәев,авыл җирлеге башлыгы  Резида Хасиятовна Сафина килделәр,аңа юбилей медале, Россия Президенты В. Путинның рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды.
24.03.2015 ел.Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды.  Регион җитәкчесе вазыйфаларын 2015 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты сайлауларына кадәр үтәвегезне сорыйм, диде Владимир Путин, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
21 март көнне Круглое Поле поселогы клубында “Тукай районының II-нче оста куллар Слеты” узды. Слетка Комсомол, Круглое поле, Яңа поселогы ,Әҗмәкәй, Ильбухтино,Иске Абдул, Калмия, Кнәз авылларыннан үзләренең кул эшләре белән оста куллар килгән иде.  
Бүген«Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш» иҗат фестиваленең зур гала-концерты булды.   Әлеге чарада сайлап алу турларында Тукай районындагы балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар,мәктәп укучылары,  мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары,сәнгать мәктәбе укучылары   катнашты.  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана “Балкыш” фестивале искеткеч югары биеклектә узды, килгән ветераннарың күзләрен яшь тамды,зал балалар чыгышын  көчле алкышлар  астында кабул итте. Район башлыгы Васил Гариф улы балалар иҗатына югары бәя бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International