ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 Княз мәктәбе укучылары  яңа ачылган "Патриот" музеена экскурсия  бардылар ,Алар музейдагы экспонатлар белән таныштылар, алар турында  бик бирелеп тыңладылар
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган кышкы спартакиадада мәктәбебезнең математика укытучысы Гараева Р.М. шахмат ярышында призлы 3 урынны алды. Афәрин, булдырдың Резида!
 Мусабай Завод мәктәбенең 11 класс   укучысы    Зиятдинова Илюза үзенең   тарих фәне укытучысы   Нуретдинова Э. Р. . белән "Яшь укытучы" республика  конкурсында  катнашты һәм "Россия тарихы" номинациясендә  3 урынга ия булды
  Комсомол мәктәбенең 11 класс укучысы  Сахипгараева Вадлен (укытучы Гайнеева Д.Ф.)    читтән торып уздырылган"Иҗат һәм  танып белү" Бөтенроссия конкурсында катнашып ,"ЕГЭ – тренинг (10-11класс)  номинациясендә  80 балл җыеп,  лауреат дипломына ия булды 
Комсомол мәктәбе укытучысы Зиннурова Натальҗя  Казан епархиясенең «Красота Божьего мира" дигән  X халыкара  балалар  конкурсында  укучылар белән актив катнашканы өчен  Рәхмәт хаты, ә 5 класс укучысы  Зиннурова Зарина   сертификат белән бүләкләнделәр

  Түбән Суыксу мәктәбенең 10 класс укучысы  Сейфуллина Алинә ,укытучысы   Шарафиева Энҗе Авгановна,  рус  әдәбияты буенча  республика олимпиадасында  призлы урын яулады. Котлыйбыз!

 Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда 1998-1999 елгы яшүсмерләр Камилла Елисеева, Эмиль Шәкүров (Круглое Поле), Илья Николаев (Бәтке)Айнур Сөләйманов(Биклән)  .Уз авырлыклары буенча Камилла-2нче,Илья-3 урынга  лаек  булдылар

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

 
Хатлар, хатлар... Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының тәртип саны куелган, штемпель сугылган хатлар. Төрле телдәге бу хатларда бер максат, бер уй, бер теләк бик ачык чагыла: 

  Язылган Хатлар фронттан ябыштырылмыйча килгән ,ә  үзенчәлекле,пөхтә итеп төрелгән  итеп. 

Круглое Поле  поселогы китапханә  мөдире   мәктәп белән бергә Муса Җәлилгә багышланган" Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә.." дигән кичә уздырды.
21 февраль көнне Комсомол  поселогы  китапханәсендә "Туган телем -бик кыймәттле  хәзинә"дигән әдәби сәгать узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International