ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
 Иске Дөреш   авыл җирлегендә  сугыш һәм хезмәт ветераннарына Юбилей медален    район башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова тапшырды. Анда бүгенгесе көндә 37 ветеран яши,аларга шулай ук район башлыгы бүлүге итеп истәлеккә сәгать   тапшырылды. 
26 февраль  көнне Тукай  муниципаль районында    сугыш һәм хезмәт ветераннарына Юбилей медальләре тапшыру  тантаналары башланып китте. Район башлыгы  Васил Гариф улы Хаҗиев  Калмаш авлының 4 ветеранына  "Энергетик" мәдәният йортында  үткән чара алдынннан, медальләр ,истәлекле бүләкләр тапшырды.  Аларга  сәламәтлек, озын гомер,тыныч күк йөзе,бәхет,шатлыклы көннәр  теләде 
Комсомол поселогында юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. Медальләрне тапшыру тантанасында  башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Вәсим улы Асылгәрәев, хәрби комиссариат вәкиле  С.М. Ряднинский, авыл җирлеге башлыгы Ольга Викторовна Сурова катнаштылар.

27
февраль, 2015 ел
җомга
26 февраль көнне Иске Абдул мәктәбендә тарих   укытучылары, мәктәп директорлары  урынбасарларының семинары узды.  

“Минем гаиләм шәмаиле” акциясе уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте конкурс оештыра. Әлеге проектка каллиграфия нисбәтле хезмәтләр берничә номинациядә кабул ителә.


Агымдагы  елда Татарстанда билгеләп үтелүче  Парклар һәм скверлар елы логотипы билгеләнде.Ул заманча парк рәвешендә сурәтләнгән. Элемент буларак анда төп керү урыны – арка, агач эскәмия, фонарь, фонтан бар. 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре  кыш озату бәйрәме  алдыннан укучылар белән Хуҗабикә дәресе уздырдылар.

Районда ун көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе – 2015» конкурсы барды. Круглое Поленың «Голубой вагон» бакчасыннан музыка җитәкчесе Чулпан Ильмендеевага беренче урын, Күзкәйнең «Таңбатыр» бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Сәхаповага – икенче, Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасыннан Гөлмира Хәйретдиновага өченче урын бирелде. Алар районның «Ел тәрбиячеләре» дип билгеләнде.

  .


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2014" кысаларында уздырылган "Законнар монда туа" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
 
22 февральдә  Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Майчабу бәйрәме уздырды.,карты -яше бу бәйрәмне гөрләтеп уздырды   Майчабуда җыр-бию тынмады,  , язгы җылы һавада уеннар, төрле конкурслар оештырдык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International