ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
14 февральдә  Татарстан поселогында  Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан, «Ватанның лаеклы уллары» дип исемләнгән митинг үтте. Ул «Патриот» – хәрби дан музее ачылу белән дә үзенчәлекле булды.
Мәләкәс авылында 17 февраль көнне 5 класс укучылары Липатов  Василий Ивановичның өендә булдылар. Ул хәзергесе көндә Мәләкәс авылында иң соңгы  сугыш ветераны .   
Новоторицкое  мәктәбендә "Без Җиңү оныклары" дигән  театральләштерелгән  конкурс узды.
 Новый поселогы мәктәбендә  Мушкетерлар һәм Рыцарьләр арасында турнир узды. Ярышта 4 классның  тарихны белүче, җитез, кыю ,шаян егетләре  катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итү турында указ кабул итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Энгель Нәвап улы Фәттахов  Тукай районы мәктәп укучыларының кул эшләре һәм техника күргәзмәсе белән танышты

Кичә районда Тукай муниципаль район Советының XXXV утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнашты.

13  февраль  көнне  Яна  поселок  урта  мәктәбе  шугалагында  Гашыйклар  көне  уткәрелде. Катнашучылар    матур  оригиналь  костюмнардан ,  тимераякларда  шуып  узләре  белән  таныштырдылар һәр  пар  узенә  бирелгән  өй  әшләрен  төгәл, җиренә    җиткереп  үтәуләрен  уз  чыгышлары  вакытында  исбатлады.

 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә Ватанны саклаучылар көне  уңаеннан "Ягез  әле, егетләр" дигән  бәйге узды. Анда 16 яшьүсмер катнашты.

20 феавраль көнне "Гиндукуш" музеенда Сарман районының Юлтимер мәктәбеннән укучылар һәм укытучылар кунакта булып китте. Музейдагы экспонатларны  алар  җентекләп карады,сугышчы-интернационалист  егетләр язмышы белән танышты .Очрашуны алар белән  районның   Әфган хәрәкәте ветераннарның җәмәгать оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов   үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International