ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Комсомол поселогында   Май чабу бәйрәме узды . Бәйрәмдә төрле уеннар уйналды, конкурслар узды ,шаян җырлар- биюләр  башкарылды . Коймак белән чәйләр эчү,карачкы яндыру булды. "Родник" клубы членнары  үзләренең такмаклары белән  халыкны сөендерделәр, "Вера"хореографик ансамбль   кызлары үзләренең  дәртле   биюләрен бүләк иттеләр.
"Дуслык"  мәдәният йортында     Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  бәйрәм концерты  узды . Бәйрәмдә  Яр Чаллы шәһәренең  "Огнива" балалар йорты  үзәге кызлары-егетләре катнашты. Конкурслар, төрле ярышлар узды,җиңүчеләргә  призлар тапшырылды. 
"Дуслык"  мәдәният йортында     "Май чабу-2015" бәйрәме узды . Бәйрәмдә катнашучылар  төрле уеннарда, конкурсларда  катнаштылар , җырлар- биюләр  башкадылар  , Коймак белән чәйләр эчтеләр ,карачкы яндырдылар 
"Дуслык" мәдәният йортында "сәламәт яшәү- ул бик җиңел" дигән брефинг узды.  Очрашуда   шул авыл җирлгендә яшәүче  Шәрипова Наилә катнашты һәм әңгәмә уздырды

22
февраль, 2015 ел
якшәмбе

Иске Абдулда Тукай районы мәктәпләре арасында брейн-ринг ярышы узды. Брейн-рингнын 1нче турында жингэн командалар  арасында кызу ярыш барды. Комсомол мэктэбе командасы Жину яулады. , Ярыш барышын  район башлыгы Васил Гариф улы Хажиевта кузэтте.  

 

  “Яшьлек” спорт комплексында (Сосновый Бор) “Аҗаган 2015” хәрби-спорт уенның финалы узды. 
Тукай районында  “Аҗаган 2015” уенының җиңүчесе дип Кенәз  мәктәбе командасы табылды. Май аенда ул Казанда үтәчәк республика турында катнашачак. Уңышлар сезгә !

 

Тукай районы укытучылары ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында җиңү яулады

 

 

21 февраль көнне Кремльдә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел “юбилей медальләрен тапшырды. Тантанага Тукай районынан Биклән авылында яшәүче Шәйхлислам Халик улы Кәримов бар иде.
21 февраль  көнне   Бәтке  авыл җирлегендә  халык мәш килеп "Кызыклы май чабу" бәйрәме уздырды .1000 якын кеше  бу бәйрәмдә  чын күңелдән ял күңел ачты, Старшиновлар гаиләсе һәм ИП Шарифуллин әзерләгән  коймак,  чәй,шашлыктан авыз итте.

20
февраль, 2015 ел
җомга
 Митингта Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат җитәкчесе, полковник Рәис Юнысов хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны котлады һәм юбилей медальләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International