ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга
Круглое Поле мәктәбендә 6 класс укучылары  китапханәче Зөлфия Альберт кызы белән берлектә  сугыш чоры герой-балалар  турында  класс сәгате уздырдылар  
 Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге   Үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүненң 70еллыгыы уңаеннан, шулай ук  шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү  максатыннан "Татарстанның шигърый тәлгәше" дигән конкурс узды.  
Шилнебаш  авыл китапханә мөдире  мәктәпнең 1 класс укучылары белән  Болгар һәм Свияжск шәһәрләрен буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясады 

11 февраль көнне  Новый  посолегында Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Гайнуллин Рәис Фрунзе улыны яшәгән өйгә   истәлегенә мемориал такта куелды . Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу тантаналы чарада Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Асылгараев Р.В.,катнашты

 "Гиндукуш"  музее советы членнары. актив-ветеранннар "Ватан өчен көрәшеп һәлак  булучылар истәлеген" төзелгән һәйкәлне тәртипкә  китерделәр 
Мусабай Завод мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Вилданова Әдилә татар теле буенча республика олимпиадасында җиңүче (победитель) булып кайтты. Булдырдың Әдилә, афәрин! (Укытучысы Вилданова Л.Р.)

 “Иң шәп әйдаман – 2015” Республика конкурсының район этабында  8  мәктәп әйдаманнары арасында ярышлар узды.Анда Авхрущева Ангелина(Новотроицкое авылы)  җиңеп чыкты(абсолют җиңүче)  ,1 урында- Гаффанов Рамил  (Мәләкәс мәктәбе), 2нче урында  -   Шаймарданова Назлия (Түбән Суыксу мәктәбе),3нче урын-  Камалова Эльвина (Тлянче-Тамак мәктәбе) 
 


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 февральдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Иминлек советы утырышы узды. Утырышта республикада гомуми белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләләре күтәрелде. 
11 февраль  көнне Бәтке мәктәбенең 8 а класс  укучылары (сыйныф җитәкчесе Нурханова Л. Җ)Куйбышев тимер юл станциясенә экскурсиягә бардылар 
11-15 февральгә чаклы  Башкарма комитетның 2нче этажында    "Геройларның батырлыклары  үлемсез" дигән  укучылар иҗады күргәзмәсе уза   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International