Сәет авылы клубы каршында эшләп килүче “Сәләм Бача” патриотик клубына йөрүчеләр Минзәлә мәдәният йортында үзешчән компазитор, автор башкаручы , “Хуш,Гиндукуш ” һәм башка күп кенә патриотик җырлар авторы Рөстәм Ахметхановның иҗат кичәсендә катнаштылар.
15 февраль - Каһарман шагыйр Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Иске Абдул урта мәктәбендә "Гиндукуш" музее белән берлектә бик матур чара үтте.
Иске Абдул китапханәсе мөдире һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән кичә үткәрдек.