ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тыл ветераны ,Круглое Поле поселокның  ихтирамлы кешесе Толчева Нина Константиновна  олуг юбилеен билгеләп үтте. Тәмле чайләр белән сыйлый-сыйлый   ветеран үзенең истәлекләре белән бүлеште.   
 
  "Гиндукуш" музеенда   видеокүзәтү системасын  монтажлау эшләре тәмамланып килә.  Видеокамералар барлык залларга да  унаштырылды,дип яза музей директоры 
  "Гиндукуш"  музееена  Минзәлә районының ветеран-әфганчыларны алып килү теләге максаты белән  бертөркем делегация булып китте. Алар: Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, хәрби комиссаиат  вәкиле,иҗтимагый -патриотик оешма  җитәкчесе 


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Иске Абдул авыл җирлегендә район башлыгы катнашында авыл җыелышы узды.  Үткәрелгән халык җыенында җирлек башлыгы Резидә Сафина «Чиста су» программасы буенча башкарылган эшләргә тукталып үтте. Әлеге программа ярдәме белән «Гөлчәчәк» балалар бакчасына, шәхси хуҗалыкларга су һәм канализация челтәрләре булдырганлыгын әйтте.
Бүген,21 январь көнне Мәләкәс мәктәбендә  өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә шөгелләнүче балаларның  район конкурсы "Мин-мастер  бәйгесе уза 
Круглое Поле мәктәбе укучылары   мини-футбол буенча үткән  район беренчелеге ярышларында 3 урынга ия булдылар.   
Бәтке мәктәбенең 5 б класс укучылары класс җитәкчеләре Исмәмова Миләүшә апалары белән Бөек Ватан сугышында хәлак булган ветераннар өчен урнаштырылган һәйкәлгә шефлык итәләр, бу эш  Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан гына түгел  һәрдаим үткәрелә 
17 январь көнне район балалар һәм яшьүсмерләр мәктәбендә ирекле көрәш буенча  Ачык турнирлар узды.  Ярышларда 1997 елгы һәм  аннан да яшьрәк егетләр катнашты. 8 командадан 133 спортсмен чыгыш ясады.  
Районда  үзәкләштерелгән китапханәләр системасына үткән, 2014 елда  компьютерлар, ноутбулар , моноблоклар кайтты. Барлык авыл китапханәләре интернетка тоташкан,техник җиһазлар  блән100% тәэмин ителгән  
Авыл китапханәләрендә  төрле клублар, шөгелләр эшләп килә ,бүгенгесе көнгә алар 30.Шуларның 17се-ветераннар өчен,10 сы-  балалар,1-се яшьләр,2се-гаилә клублары 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International