3 январь көнне Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Яңа Мусабай авылында яшәүче хезмәт һәм сугыш ветераны Азгамов Миннегарәй бабай һәм Азгамова Фатима әби гаилә корып яшәүләренә 65 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга ЗАГС бүлеге башлыгы Мустафина Э.Р. Һәм Түбән Суык-Су авыл җирле башлыгы Сайфетдинов Наис Миргасимович килделәр.