Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм ата-аналар комитеты җитәкчеләре катнашында семинар узды. Семинар эшчәнлегендә ЮХИДИ идәрәсе башлыгы Ганиев Ш.М. катнашты һәм юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан әңгәмә уздырды.
Княз мәдәният йорты директоры Тузеева Тамара Республика күләм социаль-мәдәният проектлар смотр-конкурсында катнашты. “Сәламәт буын- көчле ил” дигән наркоманиягә каршы проекты булдырып, ул Җиңүче дипломына лаек булды һәм ноутбук белән бүләкләнде